Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәхси автомобильне тикшертү мәҗбүри түгел

Дәүләт автоинспекциясенең район бүлекчәсе транспорт чараларын теркәүгә һәм техник карау узуга таләпләрнең үзгәрүе турында хәбәр итә.

2021 елның 30 декабреннән транспорт чараларын техник тикшерүгә карата Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертелгән иде. Әлеге закон нигезләмәләре белән техник карау мәҗбүри булмаган транспорт чаралары категорияләре билгеләнгән. Шулай итеп, федераль закон нигезендә физик затларның милек хокукында булган һәм бары тик шәхси максатларда гына кулланыла торган җиңел автомобильләре һәм автотранспорт чаралары мәҗбүри техник тикшерелергә тиеш түгел дип күрсәтелә. Әгәр автомобильләр хезмәт максатларында, пассажирлар йөртү өчен яки такси буларак теркәлсә, техник карау уздыру һәм диагностик карта булдыру мәҗбүри. Техник карауның ешлыгы автомобильне чыгару елына һәм эксплуатацияләү максатларына бәйле булачак. 10 елдан артык хезмәт максатларында файдаланылган шәхси автомобильне куллану өчен ел саен техник карау узарга кирәк. Транспорт чарасына 5 елдан да артмаган очракта, пассажирлар йөртүче такси һәм автобуслар – ел саен, 5 елдан да күбрәк файдаланылганнары ярты елга бер тапкыр техник яктан тикшеренүләр үтәргә тиеш. Үзгәрешләр ЮХИДИдә автомобильләрне теркәүгә дә кагыла: хәзер транспорт хуҗасын исәпкә алу яки алыштыру өчен кирәкле документлар исәбенә гамәлдәге диагностика картасы керә. Әлеге таләп 4 елдан күбрәк кулланылган транспорт чараларына кагыла. ЮХИДИдә автомобиль конструкциясенә үзгәрешләр кертүне теркәтү өчен диагностика картасын бирү мәҗбүри шарт булып тора. Бу очракта автомобильне чыгару елы роль уйнамый. Техник караулар мәҗбүри булудан туктаган автомобиль хуҗалары барыбер техник хезмәт күрсәтүнең теләсә-кайсы станциясенә мөрәҗәгать итә ала.

Фото: интернеттан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев