Теләче Информ

Шәтке халкы битараф түгел

Бүген, 7 декабрь көнне, Шәтке авылы мәдәният йортында халык җыены узды.

Гражданнар җыены барышында авыл халкы 500 сум күләмендә үзарасалым акча җыярга дигән бердәм фикергә килде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов белән очрашудан файдаланып халык үзен борчыган сорауларны җиткерде. Шәтке авылы җирлеге башлыгы Фәрит Кадыйров: "Авылыбыз өчен мөһим булган зур акчалар сорый торган эшләрне шушы үзарасалым программасы булмаса, башкарып чыгып булмас иде. Ә бит бүген эшләнгән эшләргә карап, бу эштә, бу төзелештә минем дә өлеш бар дип һәр кеше горурланып йөри ала",- диде үз чыгышында.

Реклама

Эльмира Әхмәтҗанова фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: