Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәткедә күпләп кош-корт асрыйлар

Җир өстенә беренче кар төшү белән авылларда иң күңелле мәшәкатьләрнең берсе - каз өмәләре башлана. Узган ялларда әлеге йорт кошларын тотучы бик күп хуҗалыкларда чын бәйрәм булды. Туган-тумача, күрше-күләнне җыеп, рәхәтләнеп өмә үткәрделәр алар.

Шәтке авылында булган көнне бик матур күренешкә тап булдым. Минзия апа Кадыйровалар хуҗалыгында авыл апалары бергә җыелышып каз йолкый иде. Көндезге уникегә 22 казны йолкып, юып эшен бетереп тә куйган иделәр.

Хуҗабикә Минзия Кадыйрова соңгы елларда өмәләрнең аеруча популярлашып китүен әйтеп узды. “Авылда кош-кортны өмә ясап эшкәртү матур гадәткә кергән. Бер көндә эшен дә бетерәсең. Җыелышып эшләү үзе бер күңелле”, - ди ул. Илсөяр апа Шәвәлиева да өмәдәшләренең сүзен куәтләде. “Авылыбызда өмәләр чеби чистарту белән башланып китә, аннары чират үрдәк белән казга җитә. Соңыннан бозау өмәсендә очрашабыз. Ир-атлар үзләренең эшен башкара. Без эч-башын эшкәртәбез”, - диде ул.

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев