Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сирәк була торган вакыйга

Бүген, 17 март көнне район мәдәният йортында 2020 елның тарихи вакыйгаларының берсе - “Созвездие-Йолдызлык” XX нче ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона туры башланды.

Анда Теләче, Саба, Кукмара, Арча, Әтнә, Балтач һәм Биектау районнарыннан килгән сәнгать сөюче сәләтле балалар һәм яшьләр көч сынашачак. Бүген һәм иртәгә биредә иң-иңнәр сайланып алыначак. 
Фестивальнең зона турын ачу тантансында  муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы  Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фондының башкарма директоры Нурия Һашимова, “Созвездие-Йолдызлык” фестваленең  генераль породюсеры, Татарстан һәм Крым Республикаларының  атказанган сәнгать эшлеклесе,  Россиянең сәнгать эшлеклеләре берлеге әгъзасы һәм Россия Хөкүмәтенең сәнгать өлкәсендәге премия лауреаты Дмитрий Туманов, Казан дәүләт  җыр һәм бию ансамбленең  баш балейтмейстеры, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты профессоры, Россиянең атказанган, Татарстанның  халык артисткасы Раилә Гарипова катнашты һәм чыгыш ясады. 
Фестивальдә катнашучылар “Вокал-соло”, “Вокаль ансамбльләр”, “Хореография” һәм “Конферанс” номинацияләренә көч сынашачаклар.
“Созвездие - Йолдызлык” XX нче ачык республика телевизион  яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең барышы һәм нәтиҗәләре турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.


Фәнил Гаязов фоторепортажы.

ФОТОРЕПОРТАЖ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X