Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сәламәт көндәшлеккә йөз тотып…

Җиде-сигез ел инде республикабызда “Татарстанныкын сайла!” дип исемләнгән шигарь астында күркәм проект эшләп килә.

“Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе башлангыч биргән әлеге проект җитештерүчеләр һәм сатып алучылар арасында дуслык мөнәсәбәтләрен арттырырга этәргеч бирә икән.

Кибет киштәләрендәге товарларның төрлелегенә бүген исең китәрлек. Алар арасыннан үзеңә тиешлесен ничек сайлап алырга? Әлеге сорау элек-электән төрле буын кешеләрен кызыксындыра. Мәгълүм проект үзебездә җитештерелгән товарлар арасыннан берсен сайлап алырга булышу нияте белән барлыкка китерелгән дә инде. Бу очракта без Үзәк бистәсендә җитештерелүче шикәр һәм кесәлне тәкъдим итә алабыз. Райондашларыбызның күбесе бу хакта белми дә. Әйе, нәкъ менә биредә җаваплылыгы чикләнгән “Сандал” ширкәте хезмәткәрләре шикәр, кесәл ясый. Шикәр ясау технологиясе катлаулы түгел. Шикәр комын барабанлы савытта су белән болгатып, кубик формасына салып, мичтә киптерәләр икән. 2001 елда барлыкка килгән шикәр ясау цехында җитештерелгән шикәр һәм кесәл Казан һәм Чаллы шәһәрләренең “Бәхетле”, “Эссен”, “Пятерочка” кебек гипермаркетларына, ЙошкарОла, Киров, Чабаксар, Ижау шәһәрләре, Саба, Теләче районнары кибетләренә озатыла. “Восточная столица” товар маркасы астында чыга торган шикәр савытларының бер килолысы, 900, 800, 500, 450, 400 һәм 130 граммлылары бар. Кесәл исә, тәменә карап, сигез төргә бүленә: кура җиләге, җир җиләге, чия, мүк җиләге, кара карлыган, алма, персик һәм апельсинныкына. Алар сәүдә үзәкләренә 5, 10,15 һәм 30 килограммлы капчыкларда озатыла. Җитештерү цехы мөдире Рәфыйк Сәләхиев белдергәнчә, биредә көнгә 400 килограмм шикәр, 300 килограмм кесәл ясыйлар.

Бу хакта тулырак " Теләче" газетасыннан укый аласыз.

Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ. Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X