Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Солдат әниләре очрашты

Район үзәк китапханәсендә ел саен солдат әниләрен чакырып матур кичә уздыру күркәм гадәткә әйләнде.

 Үзәкләштерелгән китапханә җитәкчесе  Ризида Дәүлиева әлеге кичәнең 19 тапкырын үткәрелүен азсызыклап узды.  8 март бәйрәме алдыннан китапханәнең уку залына районның төрле авылларда яшәүче, улларын солдатка әниләр җыелды. Чара башланганчы ук алар бер-бер берсе белән җанлы әңгәмә кора башлады. Улларын сагынып көтүче әниләрнең уртак темалары байтак иде.

Бәйрәм кичәсенә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гиниятуллин, районның ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Рәис Нуртдинов чакырулы иде. Алар әниләргә  җылы теләкләрен җиткерделәр.  “Әни кеше солдат хезмәтенендә булучы  улы турында күбрәк борчыла. Батыр уллар үстергәнегез өчен рәхмәт. Бер ел күп вакыт түгел. Бер генә армияда хезмәт итеп кайткан егеттән дә: “Юкка бардым”,-дигән фикер ишеткән юк. Улларыгыз  исән-сау әйләнеп кайтсын, сабырлык”,-диде үзе дә Әфган сугышында катнашкан Рәис абый. Очрашу район үзешчәннәренең җырлары, армиия сафларында хезмәт итүче егетләрдән килгән хатлар белән уку белән үрелеп барды. Теләче урта мәктәбеннән килгән “Яшь  армиячеләр” төркеме катнашуы кичәне тагын да баетты. Чарадан “Олимп” яшьләр үзәге дә читтә калмаган.  Алар кичәдә катнашучы хатын-кызларга чәчәк бәйләмнәренә төреп, җылы теләкләрен җиткерде.  Солдат аналары да оештыручыларга рәхмәтләрен белдерде.

Егетләребезгә бары тыныч вакытта гына хезмәт итәргә язсын. Сугыш афәтләре булмасын, армия хезмәтеннән һәркайсы исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсын. Баландыштан килгән Суфия апа Хәсәншинаның  үзе язган шигырьне сөйләп әниләрнең күзләрен яшьләндерде. Җылы очрашуның икенче өлеше чәй табыны артында узды.
Эльмира Әхмәтҗанова.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев