Теләче Информ

“Сөттән каймак һәм эремчек ясап сату отышлырак”

Олы Мәтәскә авылында яшәүче ирле-хатынлы Энҗе һәм Илнур Фатыйховлар шәхси хуҗалыкларында электән үк күпләп терлек асрап килсәләр дә, рәсми рәвештә фермерлык эшенә узган ел гына керештеләр.

Узган ел алар “Агростартап” дип исемләнгән дәүләт программасына кереп, 3 миллион сум күләмендә дәүләт ярдәме алып, 25 баш сыерга исәпләнгән сыер фермасы төзеп чыктылар. Алар аны үз “мая”ларын да кушып, берничә ай эчендә сафка бастырдылар. Хәзер мөгезле эре терлек санын 30 башка җиткергәннәр, шуның 20се савым сыеры. Бүген үзләренең сөтлебикәләреннән көн саен 300 килограмм сөт савып алуга ирешәләр. 

Реклама

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: