Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сыйфатлы хезмәт – көн таләбе

Бүген, ягъни 6 май көнне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов төштән соң “Әхмәтов”, Айсинә Гыйниятуллина крестьян-фермер хуҗалыклары, “Баландыш” кооперативы басуларында булып, язгы кыр эшләренең барышы белән танышты, әлеге авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, игенче-механизаторлар һәм чәчүчеләр белән очрашып сөйләште.

Соңыннан, ул аларның иң-иңнәренә, ягъни соңгы өч көндә язгы кыр эшләрендә фидакарьлек үрнәге күрсәтеп эшләгән игенче-механизаторларга акчалата премияләр өчен сертификатлар тапшырды. Мондый бүләккә “Әхмәтов” крестьян –хуҗалыгыннан -  Васил Вәлиев, “Баландыш” кооперативыннан - Камил Нуриев лаек булды. Сертификатларны алар районыбыз җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов кулыннан кабул итеп алды.  Басудагы очрашу барышында ул авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп,  кулланыштагы техниканы, ягулык-майлау материалларын рациональ файдалану, чәчү эшләрен мөмкин кадәр югары сыйфат белән, чыгымнарны бермә-бер киметеп,  кыска срокта башкарып чыгу кирәклеген ассызыклады. 
Азактан муниципаль район башкарма җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов “Баландыш” кооперативында 130 баш яшь терлеккә исәпләнеп, хуҗалык хисабына төзекләндерелүче һәм реконструкцияэшләре алып барылучы торакны карады, үзенең уй-фикерләре белән уртаклашты, эшлекле тәкъдимнәрен җиткерде.
Төшкә кадәр акчалата премия алу хокукын бирүче шундый ук сертификатлар җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте механизаторы Зөфәр Шәйхетдинов белән җаваплылыгы чикләнгән “Таң” ширкәте механизаторы Әмир Әскаровка да тапшырылды. Сертификатларны ияләренә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов тапшырды. Моннан тыш, идарә җитәкчесе язгы кыр эшләренең барышы белән танышты, аның сыйфаты һәм хезмәткә түләү мәсьәләләре белән дә кызыксынды.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев