Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Таҗлы вирус дип тормаганнар...

Ел саен республикада, шул исәптән районда мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен күпсанлы бәйге - конкурслар үткәрелеп килә. Әйтик, “Өйдә кал - юл йөрү кагыйдәләрен өйрән!”, “Иң яхшы юл хәрәкәте отряды һәм җитәкчесе”, “Бөек Җиңү”, “Без сугыш турында шигъри телдә сөйләшәбез” бәйгеләре шундыйлардан.

Таҗлы вирустан саклану өчен илдә махсус режим кертелү сәбәпле, быел алар, социаль челтәрләрдә, онлайн форматта үткәрелде. Шуңа да карамастан, әлеге бәйге - конкурслар бик оешкан төстә үтте, балалар да, мәгариф учреждениеләре дә аларда актив катнаштылар. 
26 август көнне Теләче үзәк ял паркында узган мәдәни һәм спорт чаралары барышында әлеге бәйгеләрдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып үтте. Бүләкләү тантанасы район мәдәният йорты үзешчәннәрнең, район Сәнгать мәктәбе иҗат коллективларының дәртле җыр-биюләре, аһәңле шигъри тәлгәшләре белән бергә үрелеп барды. Ачы авылыннан килгән “Рябинушка” рус фольклор ансамбленең чыгышы (җитәкчесе Лилия Солтанова) бәйрәмнең зур бизәге булды. Җиңүчеләрне район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Алия Сабирова, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Саба районы бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягъфәрова, ДОСААФның район оешмасы җитәкчесе Рәис Нуртдинов тәбрикләде.

Фәнил Гаязов
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев