Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тарихи вакыйга булып истә калды

Бүген, ягъни 8 август көнне, районыбыз ТАССРның 100 еллыгы әләмен каршы алды.

Бу уңайдан Теләче болынында урнашкан стадионда тантаналы чара узды. Тантана барышында ТАССРның 100 еллыгы әләмен республикабызның “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасы вәкилләре кулыннан муниципаль район башкарма җиткәчесе Нәҗип Хаҗиповка кабул итеп алды. Ул аңа районыбыз гербын беркетте.

 Бу уңайдан ул:
-ТАССРның 100 еллыгы әләме эстафетасын зур горурлык белән  кабул итәбез. Әлеге әләмдә Теләче символикасы да урын алуына чиксез шатланабыз. Яңадан торгызылган Теләче районының 28 еллык тарихы бар һәм ул республика картасында үзенең лаеклы урыны били, - дип белдерде. 

Бу чара һәркем өчен дә күңелдә горурлык уята торган тарихи вакыйга булып истә калды. Райондашларыбыз ТАССРның 100 еллыгы әләмен бик җылы каршы алдылар, аны мәйданга зур алкышлар астында, чабыш атында һәм “Урал” мотоциклында китереп җиткерделәр. Соңыннан район мәдәният йорты үзешчәннәре танатанага килүчеләрне ТАССРның 100 еллыгы белән котлап, үзләренең җыр-моңнарын яңгыратты. Шунысы игътибарга лаек, ТАССРның 100 еллыгы әләме безгә кадәр республикабызның 11 районында, Россия Федерациясенең 8 субъектында булырга өлгергән инде. Безгә кадәр вәкилләр аның белән Чирмешән, Саба районында булганнар иде. Азактан чарада катнашучыларга ТАССРның 100 еллыгы әләме янәшәсендә истәлеккә фоторәсемгә төшү мөмкинлеге тудырылды.
ТАССРның 100 еллыгы әләмен каршы алу тантанасы турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.


Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотолары.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев