Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Түбән Саурыш авылы халкының хыялы чынга ашты

9 май бәйрәме көнне Түбән Саурыш авылында һәйкәлне ачу таннасы узды.

Чарада муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин катнашты.  Чәчәкләр салырга дип 91 яшьлек тыл ветераны  Ситдик абый Газизуллин да килде. “Һәйкәл авылны бизәп тора, бик күркәм килеп чыкты. Эшләгән кешеләргә рәхмәтебез чиксез”,-диде Резеда  Борһанетдинова.   Районыбыз геройлары  арасында  Түбән Саурыш авылыннан Бөек Ватан сугышында  фашистларга каршы тиңдәшсез батырлык үрнәкләре күрсәтеп, Дан орденының тулы кавалеры булган Габдулла Мотыйгулла улы Мотыйгуллин да бар.  Әлеге һәйкәлне сафка бастыруда авыл халкы үзеннән зур өлеш керткән Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншинга һәм район Советы һәм башкарма комитетына олы рәхмәтле булуларын җиткерде. "Эшләгән изге эшләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын",-диде алар. 

Һәйкәлнең ачылу тантанасында Эльмира Әхмәтҗанова да булды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев