Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Театр элгечтән башлана

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Җиңү безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән сәнгать фестивале концертлары дәвам итә.

Алдан хәбәр иткәнебезчә, аның чираттагылары 14 февраль көнне - Олы Мишә, 15 февраль көнне - Олы Мәтәскә авылы мәдәният йортында булып узды. Соңгысын үземә дә тамаша кылырга насыйп булды. Мәтәскәлеләрнең чыгышы алдагыларына караганда бер-ике башка өстен булды. Бу хакта  азактан үзешчән артистларны уңышлы чыгышлары белән котларга сәхнәгә күтәрелгән район мәдәният бүлеге җитәкчесе, жюри рәисе Даут Иксанов та билгеләп үтте. “Афәрин, Олы Мәтәскә авыл җирлеге үзешчәннәре планканы бер-ике баскычка югары күтәреп куйдылар. Алардан соң чыгыш ясаган һәм аларны узарга теләүчеләргә авырга туры киләчәк”, - дип белдерде ул.
Халык арасында: “Театр элгечтән башлана”, - дигән гыйбарә яшәп килә. Әлеге канатлы фразеологик әйтелмә мәтәскәлеләр өчен дә искәрмә түгел. Ник дигәндә, бу көнне мәдәният йортының фойесы концерт алдыннан шаулап-гөрләп торды. Беренчедән, Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучылары концертка килүчеләрне әби-бабларының сугыш кырындагы һәм тылдагы батырлыклары һәм сугыш елларындагы айлык, көнлек паек белән таныштырса, Югары Мәтәскә авылы клубы каршында эшләп килүче “Фазыл чишмәсе” фольклор ансамбле сугыш еллары җырлары белән каршы алды. Бик тәэсирле күренешләр, чыгышлар иде бу.
15 февраль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният йортында узган концерт турында тулырак “Теләче” газетасының чираттагы саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X