Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләче көрәшчеләрен Кыш бабай белән Кар кызы Яңа ел белән котлады

Бүген, ягъни 26 декабрь көнне, Хәкимова” шәхси предприятиясенә караган “Маяк” кафесында районыбыз көрәшчеләрен тәбрикләү тантанасы узды.

Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов катнашында узган чарада көрәшчеләребезгә Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр һәм чәчәкләр тапшырылды. Моннан тыш, алар хөрмәтенә райныбызның үзешчән сәнгать сәнгать осталары – чараны килешле итеп алып баручы Илһамия Нәҗметдинова белән Равил Насыйбуллин, җырчылар - Рада Әхмәтҗанова, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Поташова, һәм Илсур Шәйдуллиннар тарафынның матур җырлар башкарылды, аһәңле итеп шигъри гөлләмәләр җиткерелде.

Чарада Теләче районы яңадан торгызылган елларда милли көрәшне район бренды итүдә үзеннән лаеклы өлеш керткән, ул елларда районның спорт һәм яшьләр эшләре бүлеген җитәкләгән, хәзер Татарстан Республикасы Спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов та катнашты һәм чыгыш ясады. 

Зурдан кубып бәйрәм итәрлек сәбәп тә бар, күптән түгел Казанда “Ак барс” Көрәш сараенда узган Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе Кубогына үткәрелгән ярышта районыбыз җыелма командасы командалар беренчелегендә өченче урынны яулады. Гомумән, республика беренчелегендә лаек булган алтынчы урынны (43 район арасында алтынчы урынга лаек булу - шулай ук мактаулы гамәл) исәпкә алмаганда, быел алар планга кертелгән барлык ярышларда да призлы урыннарны яулап килделәр.

Көрәшчеләребезне тәбрикләү тантанасының барышы турында “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев