Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләче муниципаль район Советының чираттагы утырышы узды

10 октябрь көнне хакимиятнең утырышлар залында Теләче муниципаль район Советының чираттагы 31 нче утырышы узды.

Утырышның көн тәртибенә 2 мәсьәлә кертелде:

10 нчы октябрь  көнне 11.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында Теләче муниципаль район Советының чираттагы 31 нче утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы урынбасары Фәтхуллин Айрат Гилванович алып барды. Утырышның көн тәртибендә  2  мәсьәлә каралды.

1. Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесен билгеләү турында;

2. Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Шәрәфле гражданы  дигән мактаулы исем бирү турында.

 

         Утырыш эшендә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Сафин Ленар Ринатович, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратының сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру буенча Идарә башлыгы Шакирова Гүзәл Рәисовна, Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү Идарәсе баш киңәшчесе Гаффаров Раил Равилевичлар катнашты.

 

Утырышта  Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты  Җитәкчесе вазыйфасын башкаруга конкурс үткәрү комиссиясе рәисе, Теләче муниципаль район Советы депутаты Мортазин Фидаил Абдуләхәтович, Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәтхуллин Айрат Гилвановичлар чыгыш ясадылар.  

         Теләче муниципаль район Советының 10 нчы октябреннән 198 нче номерлы карары белән Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе итеп Хаҗипов Нәҗип Нәкыйпович билгеләнде.

         Теләче муниципаль район Советы карары белән Зарипов Илдус Фатыйховичка “Теләче муниципаль районының Шәрәфле гражданы” дигән мактаулы исем бирелде.

 

Эльмира Котдусова фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев