Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләчедә Чыршы утлары кабынды

24 декабрь көнне, Теләчедә бәйрәмчә бизәлгән техника, Кыш бабайлар парады һәм Яңа ел чыршысын ачу чарасы булып үтте.

 Теләчедә чын мәгънәсендә бәйрәм рухы тантана итте. Моңа хәтта көннең шактый җилле, салкын торуы да комачау итә алмады. Райондашларыбызның бәйрәмне куанычлы хезмәт казанышлары белән каршы алулары, парадка зур оешканлык, күтәренке күңел белән чыгуларында ачык чагылды. Киләсе 2022 елның хуҗасы – Юлбарыс мәйданнан зур горурлык белән узды.

Бәйрәмнең дәрәҗәле кунаклары - муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская райондашларыбызны бәйрәм белән котлап, әлеге тамашаларның дәвамлы булуын теләделәр. Бу уңайдан муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов: 

Бар җирдә бәйрәм рухы хөкем сөрә, чыршыларда утлар балкый, киләсе 2022 нче Юлбарыс елы да һәркемгә шатлык-куанычлар гына алып килсен, - дип белдерде.

Бүгенге Яңа ел чаралары турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз. Бәйрәм барышын түбәндәге фотолардан карап хозурлана аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев