Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләчелеләр зур ярышка китте

Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов үзенең бүлмәсендә кул көрәше ярышына китүче укучылар, аларның тренеры Айрат Кыямов белән очрашты.

Район җитәкчесе командага уңышлар теләде.  Максабаш авылыннан Марсель Дәүләтшин, Теләчедән Резеда Шәйхетдинова һәм  Иске Җөридән Фирүзә Иргалиевалар Екатеринбург шәһәрендә Россия беренчелегенә уза торган бәйгедә катнашачак. Россия беренчелегенә уза торган әлеге ярыш Европа беренчелегенә сайлап алу ярышы да булып тора. Призлы урынны яулаучылар Бөтенроссия командасы составында чыгыш ясаячак. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге укучылар Айрат Кыямов җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.  Алар зур бәйгегә чакыру алганчы район, республика һәм Идел буе федераль округы ярышлары призерлары булган иделәр. Районда кул көрәшен үстерүдә үзеннән зур өлеш кертүче эшмәкәр  Хәким Һадиуллин бу юлы да район командасын үзенең матди ярдәменнән ташламады.
Эльмира Әхмәтҗанова фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X