Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы атналыгы үткәрелде

Янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә балаларны иҗади эшчәнлеккә тарту, янгын шартларында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен формалаштыру һәм ныгыту, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын күздә тотып Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы атналыгы үткәрелде.

Педагоглар балаларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү өчен аңлы һәм җаваплы мөнәсәбәт булдыру, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны экстремаль хәлләрдә эшләү өчен кирәкле белемнәр һәм күнекмәләр белән тәэмин итү бурычларын куйдылар.

Атна дәвамында уку-укыту эшчәнлеге һәм янгын куркынычсызлыгы темалары буенча әңгәмәләр үткәрелде. Рольле, дидактик уеннарга, драматизацияләргә, уен проблемалары булган хәлләргә, уен модельләштерүенә, уен персонажларына зур игътибар бирелде. Тәрбиячеләр балаларның беренчел янгын сүндерү чаралары турында белемнәрен ныгыту максатында  балалар бакчасының янгын куркынычсызлыгы почмакларына экскурсия үткәрделәр, балаларга янгын сүндерү чараларын күрсәттеләр, аларның билгеләнешен аңлаттылар. Балалар белән янгыннарга бәйле әсәрләр укылды. Балалар әдәби персонажлар мисалында үз-үзләрен һәм гамәлләрен анализлап, бу ситуациядә үзләре ничек тотаячаклары турында аңлаттылар. Алган белемнәрен балалар иҗат эшләрендә күрсәтергә тырыштылар. Эксперименталь-тикшеренү эшчәнлеге барышында алар янгыннарның һаваны пычратуын белделәр. Шулай ук Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча күзәтчелек һәм профилактик эшләр буенча районара бүлекчәнең өлкән инспекторы Тимерханов Л. М. та  кунакта булып балалар белән кызыклы әңгәмә уздырды.

Ата-аналар белән дә  балаларның  ут белән уйнавы, янгын чыккан вакытта гамәлләр һәм караучысыз калган балалар   куркынычлыгы темасына әңгәмәләр үткәрелде. Ата-аналар балалар белән эшләү өчен күрсәтмә материал әзерләүдә, янгынга каршы темага стендлар булдыруда ярдәм иттеләр. Барлык төркемнәрнең киенү бүлмәләрендә пожар куркынычсызлыгы  темасы буенча күрсәтмә-демонстрацион материал урнаштырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X