Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тәүге сертификатлар тапшырылды

Тырыш, фидакарь һәм намуслы хезмәтнең һәрчак әҗере була.

“Теләче” газетасының алдагы саннарында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе карары белән районда урып-җыю һәм көзге кыр эшләре вакытында нәтиҗәле һәм сыйфатлы хезмәт куйган игенче-механизаторларга акчалата премияләр бирү турында Нигезләмә эшләнүен хәбәр иткән идек.  
2020 ел урагының тәүге каһарманнары туарга да өлгерде инде. 6 август көнне кичке сәгатьләрдә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, аның урынбасары Илнур Хәмидуллин һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов тарафыннан аларга акчалата премия сертификатлары тапшырылды. Бу көнне әлегедәй бүләкне Владимир Мазарченков белән Илсаф Әхмәтҗанов (“Агролак” ширкәтеннән), Ренат Гатауллин белән Ринат Гарипов (“Алан” ширкәтеннән) һәм Әмир Әскаровлар (“Таң” ширкәтеннән) кабул итеп алды.


- Сертификатларны  башка игенче-механизаторларга да алырга насыйп булсын. Чөнки көн-көнгә ошап килми, һәр көн, сәгать һәм минут үткән саен алдынгылар исемлеге үзгәреп тора. Барыбыз да уртак максат өчен - игеннәрне югартуларсыз җыеп алу өчен эшлибез. Әлеге олугъ максатка ирешүдә уңышлар телим. Шунысы сөенечле, быел  районыбыз басуларында уңыш чынлап та яхшы. Урып-җыю эшләре җаваплылыклары чикләнгән “Агролак”, “Алан”, “Игенче” ширкәтләрендә, “Теләче Агро” ширкәтенең Үзәк бүлекчәләрендә оешкан төстә башланып китте. Калган хуҗалыклар да сезнең үрнәктә эш темпын арттырырлар, тулы куәткә эшли башларлар дип ышанып калам, - дип ассызыклап үтте муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов игенче-механизаторларның хезмәт куанычын уртаклашып.
Автор фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев