Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тигез, шома юлга тиенделәр

Җәй башында һәм уртасында район үзәгеннән - Ямбулат авылына баручы юлның төзекләндерелә башлавы һәм ахыр чиктә аңа асфальт түшәләчәге турында “Башы башланды, дәвамы булачак” дип язган идек.

Ниһаять, авыл халкының күптәнге хыялы чынга ашты. Бу атнада бер чакрым да өч йөз метр арадагы юлны төзекләндерү эшләре тәмамланды, аңа асфальт салынды. Бу эшне дә милли проектлар һәм республика программасы кысаларында ачык типтагы “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Арча филиалы егетләре башкарды. Барлык төзелеш эшләрен Теләче бүлеге хезмәткәрләре башкарса, кайнар асфальтны - грунт белән цемент бергә бутап ясалган 20 сантиметр калынлыктагы масса һәм тыгызланган вак таш (ЩПС - щебеТигез, шома юлга тиенделәр ночно-песчаная смесь, анысы да 20 сантиметр калынлыкта салына) өстенә Арча бүлеге эшчеләре һәм механизаторлары түшәде. Асфальтның тулаем калынлыгы 11 сантиметр (аның 7 сантиметры алданрак түшәлде, хәзер калган 4 сантиметры салыначак), юл киңлеге 7 метр булачак. Асфальт юл ике яктан да 1,5 шәр метр вак таш (400 маркалы) белән ныгытылачак. Моның өчен, ком, вак таш һәм башка кирәк-яраклар авыл зираты янәшәсенә күптән ташып куелган инде. Асфальтның икенче каты да түшәлгәч, юл билгеләре, барьерлар һәм сигнал баганалары куелачак.

 

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев