Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тирән анализ ясалды

Бүген, ягъни 10 декабрь көнне җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте базасында терлекчелектә 11 айлык эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә булып үтте.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, зооветеринарлар, ферма мөдирләре, агрономнар һәм авыл җирлекләре катнашында узган киңәшмәнең пленар өлеше Күкчә авылы клубында узды. Биредә еллык һәм бер айлык хезмәт нәтиҗәләрен яктыртып район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте җитәкчесе урынбасары Сәйдәш Дәүләтшин, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ирек Нуруллин һәм Күкчә авылында яшәп, умартачылык һәм куянчылык белән шөгыльләнүче крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Нияз Сабирҗановлар чыгыш ясады. Киңәшмәдә йомгаклау сүзе белән муниципаль район башкарма җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов чыкты.
Семинар-киңәшмәнең пленар өлеше җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтенең Күкчә авылында урнашкан симертү фермасында, Балыклы товарлыклы-сөтчелек комплексында һәм Алан авылының амбар хуҗалыгында узды. Әлеге хезмәт коллективларының эше башкаларга үрнәк итеп күрсәтелде.
Айлык рейтинг буенча беренче урынга чыккан хуҗалыкка бирелә торган кубоклы ат сынының кайсы хуҗалыкка тапшырылуы һәм башкалар турында сез “Теләче газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев