Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Төлкеләрне шоколад белән сыйладылар

Бүген, ягъни 8 май көнне  район ветеринария хезмәткәрләре, республиканың тереклек дөньясыобъектларын саклау һәм файдалану идарәсенең районара бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә районыбыз биләмәсендә көн күрүче төлкеләрне котыру чиренә каршы дәва бирүче шоколад белән сыйладылар.

 

Монысы беренче этап. Дәвалау этаабының икенчесе дә бар, анысын көз көне үткәрәчәкбез. Кичә районга 20 мең данә “Рабистав” дип исемләгән вакцина кайтарылды. Бүген шуларны үзебезнең хезмәткәрләр һәм  республиканың тереклек дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең  районара бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә елга буйларына, ышыклау полосаларына таратып чыгачакбыз. Ерткыч җәнлекләрне, дөресрәге,  төлкеләрне вакцинацияләү өчен куела торган алдавыч шоколад - брикет эченә куелган вакциналы сыекчадан гыйбарәт. Төлкеләр шуның белән сыйланып, котыру чиренә каршы торучанлыкларын арттырачаклар, - дип таныштырды традицион чараның язгы этабы белән район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ирек Нуруллин.

Шунысы игътибарга лаек, быел мал табиблары тарафыннан котыру чире белән бәйле бер генә очрак теркәлгән. Гыйнвар аенда кыргый төлке Шармыш авылында шәхси хуҗалыкта асралучы эткә ташлана һәм үзара сугыш вакытында үлә. Экспертиза нәтиҗәләре буенча төлкенең котыру чире белән авырганы билгеле була.

Котыру чиренә каршы көрәш чаралары, район ветеринария хезмәткәрләре белән аучыларыбызның нәтиҗәле уртак хезмәте турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев