Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тәҗрибәсе белән теләп уртаклашты

Бүген районыбызда эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов булып китте.

Ул муниципаль район башкарама комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗпов белән район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов озатуында җаваплылыклары чикләнгән “Игенче” һәм “Алан” ширкәтләрендә булып, биредәге язгы кыр эшләренең барышы, терлекчелек тармагындагы эшнең торышы белән танышты. 
Моннан тыш, районыбыз кунагы Теләче авылында урнашкан “Магнит” кибетендә  булып, сатучылар һәм сатып алучылар белән дә очрашты, товарларның бәяләре һәм ассортименты белән кызыксынды. Шулай ук Марат Готов улы Теләче авылында урнашкан “Теләче” дип исемләнгән  үсемлекләр питомнигы (декоратив агачлар, чәчәкләр үстерәләр) эшчәнлегеннән дә канәгать калды. Питомникның учредительләренең берсе, агроном белгечлегенә ия директор Наил Гарифуллин белән әңгәмә барышында әлеге төр бизнеска ничек итеп дәүләт ярдәме алу, бирү мәсьәләләре дә калку күтәрелде.
Озак еллар авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куйган белгеч, җитәкче министр буларак Марат Готов улы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эшчәнлеге белән җентекләп танышты, үзенең уй-фикерләре, тәҗрибәсе белән теләп уртаклашты, төпле киңәшләрен җиткерде. Бу җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтендә быел төзелеп, файдалануга тапшырылган терлек азыгы ясау үзәген, буаз сыерлар, яшь бозаулар торагын һәм ширкәт базасында 960 баш терлеккә исәпләнеп төзелеп килүче терлек симертү  мәйданчыгын караганда, басуда химик препаратлар белән сәүдә итүче ширкәт вәкилләре белән очрашып сөйләшкәндә, җаваплылыгы чикләнгән  “Алан” ширкәтенең Күкчә терлек симертү комплесында, күптән түгел генә Алан авылында төзелә башлаган терлек азыгы ясау үзәгендә.  ширкәтнең амбар хуҗалыгында булганда ачык чагылды. 
Бер уңайдан районыбыз кунагы җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте басуларында көзге культураларны тукландыру, аларның корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртү чараларын югары җитештерүчәнлеккә ирешеп башкаручы игенче - механизаторларга акчалата премия сертификатлары да тапшырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовның районыбызга ясаган эшлекле сәфәре турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз. 
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев