Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Цифрлы телевидениегә күчәбез

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 13 июлендә чыккан Карары нигезендә, цифрлы телевидение сигналын тотар өчен цифрлы приставка яки антенна сатып алуга чыгымнар компенсацияләнәчәк.

Әгәр дә телевизор 2012 елдан иртәрәк чыгарылган икән, мондый телевизорлар цифрлы сигналны тота алмый. Моның өчен аерым приставка алырга кирәк булачак. Компенсация цифрлы телевизион приставканың бәясе күләмендә, ләкин 1 мең сумнан артык түгел. Телевизион антенна сатып алу өчен дә антенна бәясе күләмендә компенсация түләнәчәк, ләкин 1 мең сумнан артмаячак, республика буенча приставканың уртача бәясе 950 сум тирәсе. Компенсациягә ия дүрт категория гражданнар: Аз керемле, балаларына айлык пособие алучы күп балалы гаиләләр (җан башына керем яшәү минимумыннан, ягъни 9 мең 170 сумнан түбәнрәк); Инвалид баласы булган һәм җан башына кереме шулай ук яшәү минимумыннан кимрәк гаиләләр. 70 яшькә җиткән һәм өлкәнрәк, җан башына кереме 20 мең сумнан азрак ялгыз пенсионерлар (пенсионерлардан гына торган гаиләләр). Ялгыз яшәүче инвалидлар (инвалидлардан торган гаиләләр), җан башына керем 20 мең сумнан түбән. Хөрмәтле райондашлар! Документларны 2019 елның 1 декабренә кадәр тапшырырга кирәк. Бу соңгы өч айда һәр хуҗалыктагы гаилә әгъзаларының кереме турында белешмәләр, цифрлы телевизион приставка яки телеви- зион антенна сатып алынуын раслаучы документ. Күп балалы һәм инвалид балалары булган гаиләләр керем ту- рында белешмә тапшырудан азат ителә. Белешмәләр өчен телефон: 21-7-39

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев