Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Туучыларга караганда, үлүчеләр саны күбрәк

29 гыйнвар көнне Үзәк авылы мәдәният йортында узган халык җыенында авыл җирлеге башлыгы Вальтер Котников әнә шулай дип белдерде.

Узган ел  әлеге җирлектә 15 бала туган булса, 32 кеше бакыйлыкка күчкән. Бу бер Үзәк җирлегенә генә түгел, башка җирлекләргә дә хас күренеш. 
Бу уңайдан  муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов: “Кая барабыз?” - дип  бик урынлы сорау биреп куйды. Чара кунагы,  Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Борис  Менделевич исә уенын-чынын бергә кушып: “Халык санын  арттыру буенча ни дә эшләргә кирәк!”, - дип җыендагы халыкка мөрәҗәгать итте. Әлеге нисбәттән ул Россия Федерацияcе Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән, 2020 елның  гыйнварыннан башлап,  тәүге баласын алып кайтучы яшь гаиләләргә “Ана капиталы” бирелә башлаячагын  белдерде.
 
Бу хакта тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
А
втор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев