Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тәвәккәл таш яра

Хәзер булдыклы, эшсөючән, үз язмышы, авыл язмышы өчен битараф булмаган кешеләргә эшләр, яшәр өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.

Мин моны соңгы елларда актив рәвештә фермерлыкка  алынган райондашларыбызны күз алдында тотып әйтәм. Бүген шундый гаиләләрнең берсе, Максабаш авылында яшәүче Айгөл (моңарчы Максабаш балалар бакчасын җитәкләде)  һәм Марат Дәүләтшиннар гаиләсе һәм аларның фермерлык эшчәнлеге турында сөйләп узам.
Дәүләтшиннарның гаилә бизнесы белән мин 2015 елдан танышмын.  Аларның авыл бизнесындагы тәүге адымнары хакында шушы ук газетада язмам да басылып чыккан иде.  Ул вакыттан соң әзме-күпме биш ел вакыт үтеп киткән, шактый сулар аккан. Дөрес, терлек асрау -  башка төр бизнеска караганда, авыл кешесе өчен күпкә якын, таныш юнәлеш. Шулай булса да,  ялан кырда 24 баш сыерга исәпләнгән терлек торагы төзеп, яңача эш башлап җибәрү бер дә  җиңел булмый. Тәҗрибә дә, кесәдәге “мая” да - барысы да табыш-югалтулар аша килә. Әлбәттә, “Үз эшен башлап җибәрүче фермер” программасына кереп, дәүләттән 1 миллион 100 мең сум ярдәм алып,  ферма төзеп чыгып кына (шактый күләмдә үз акчасын да кертеп) Максабашта сөт елгалары ага башламый. Гәрчә бу эш беренче карашка бик ансат булып кына тоелса да… 
Фермада эш алга китсен, югары  технологик таләпләр үтәлсен һәм терлекләрнең  баш саны артсын өчен Дәүләшиннарга шактый йокысыз төннәр үткәрергә туры килә.  Тырышкан табар ташка кадак кагар, ди безнең халык.  Район хакимияте тарафыннан ярдәм буларак бирелгән  бушлай биш сыер иш янына куш була. Яңа фермага алар җиде сыер белән күчәләр. Аларның санын ел саен арттыра барып, бүгенге көнгә 24 башка җиткерәләр. Бүген алар фермаларында көнгә 400 литр сөт җитештереп, “Канталь” ширкәтенә саталар. Сөтне ширкәт автомобильләре үзләреннән килеп алып китә.
Иң авыры - кирәк чакта кул астында теге яки бу эшне башкару өчен техника булмау иде. Беренче елны, еккан ашлыкны сугарга комбайным булмады. Шуннан соң үз-үземә, әзме-күпме акча туплауга комбайн алам дип сүз бирдем. Шул ук елны ашлык сатып комбайн алдым. Хәзер дә сөт җитештереп саткан акчага яңа техника алырга, ферманы яңартырга тырышабыз. Быел гына яңа печән кабарту җайланмасы,  тагын бер комбайн һәм агу сиптерү җайланмасы сатып алдык. Соңгысы аеруча кирәк иде. Иген уңышын санаулы сәгатьләр хәл итә бит. Химик препаратларны көнендә, сәгатеңдә сипмәсәң, басуы белән юкка чыгарга мөмкин. Алдагы елларда “Лизинг-грант” программасы ярдәмендә “КУН-10” җайланмасы белән   һәм “Росагролизинг” компаниясе аша печән җыйдыру җайланмасы белән МТЗ-82 тракторларын сатып алган идек. Шөкер, әкренләп булса да эштә кирәкле булган машина-тракторларны, тагылма җайланмаларны үзебездә туплый барабыз. Иске техника аласы килми. Чөнки икенче көнне үк ватыла ул. Аны рәтләп, акча туза, көн уза. Искегә кызыкма, исең китәр, ди бит халык. Хәзер кемгәдер ялынасы, хезмәте өчен акча түлисе түгел. Шунысына рәхмәтлемен, язгы, көзге кыр эшләре чорында авылдашлар ярдәмгә килә. Бүген күңелем тыныч, пайчыларымны, ярдәмчеләремне яхшы сыйфатлы кышлык печән белән тәэмин итә алдым. Быел печән уңды, әрәм-шәрәмгә юл куймыйча җыеп алырга гына насыйп булсын, - диде басудан печән кабартып кайтып килүче Марат.
Маратның Саба аграр көллиятендә белем алган (якын көннәрдә диплом алачак) олы улы Адель дә узган ел азагында  “Агростартап” программасында катнашып, дәүләттән 3 миллион сум күләмендә акчалата ярдәм алды. Әлеге акчага ул быел март аенда сыер фермасы янәшәсендә 50 баш  симертү терлекләре өчен исәпләнгән ферма төзеп чыкты. Биредә үгез бозаулар бәйләмичә асралачак. Адельнең бүгенге бурычы әлеге торакны яшь терлекләр белән тутыру. Хәзер биредә 39 үгез бозау асрала. Тиздән тагын 11 бозау сатып алачак, әлегә бозауларны “Меркурий” программасы аша рәсмиләштерү бара. Моңарчы Дәүләтшиннар яңа туган бозауларны сатып килсәләр, хәзер дәүләт ярдәме белән Адель салган торакта үстерәчәкләр.
Бүген Дәүләтшиннар 152 гектар җиргә ия (күбесен авылдашларының, туганнарының пай җирләре тәшкил итә). Шуның 50 гектарында күпъеллык үләннәр үстерсәләр, калган мәйданнарда бөртекле культуралар - арпа, бодай һәм солы игәләр. Маратның җир мәйданнарын тагын да арттыру исәбе юк түгел. 
Тагын берничә авылдашым пай җирен бирсә, пар җире калдыра, җирләрне чиратлаштырып ял иттерә, күпьеллыклар белән эшләп, тулы бер чәчү әйләнеше булдыра алыр идем, -  дип киләчәккә булган уй-хыяллары белән таныштырды Марат.
Әллә кайдан күренеп тора:  үтә тырыш, эшсөючән, соклангыч гаилә. Бу булдыклы гаиләдә өч бала тәрбияләнә. Адельне без кечкенәдән биеп үскән оста биюче егет буларак белсәк, көзен Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 9 сыйныфына укырга барачак Марсель күпләргә милли көрәш һәм кул көрәше остасы буларак яхшы таныш. Яшь булуына карамастан, Марсель әлеге спорт төрләрендә республика, Россия чемпионы исеменә лаек булды. Төпчекләре - Алсу Максабаш башлангыч мәктәбенең икенче сыйныфына күчкән. Әтиләре Марат балаларының инде ныклап кул арасына керә, фермер хуҗалыгында ныклы ярдәмче була башлауларына нык сөенә. Бу муллыкка ирешүдә  аларның әти-әниләре Разыя белән Нәҗипнең дә һәм  туганнарының да  өлеше зур.  Булдыклы гаиләнең хыяллары чынга ашып, алган ярдәмнәре игелек-бәрәкәт китерә күрсен.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотосы.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев