Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тыйнак шартларда узды

Таҗлы вирустан саклану өчен илдә махсус режим кертелү сәбәпле, быел Бөек Җиңү бәйрәмен каршылау чаралары тыйнак шартларда уза.

 Шуңа да карамастан, зур саклык чаралары күрелеп, авылларда Ватаныбыз азатлыгы өчен сугышта катнашкан, яу кырында башларын салган якташларыбызның якты истәлегенә һәйкәлләргә һәм обелискларга веноклар, чәчәкләр куеп искә алына. 

Мисал өчен, Олы Мәтәскә авыл җирлегенә кергән Ямбулат һәм Тәмте-Мәтәскә авылларындада искә алу чаралары әнә шул форматта узды. Ямбулат авылында батыр авылдашлары истәлегенә куелган обелискка венокны район финанс палатасы рәисе Рәис Яхин, Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы Миңнәхмәт Вәлиуллин, Олы Мәтәскә урта мәктәбе директоры Марат Сөнгатуллин, Ямбулат авылы клубы мөдире Гөлфия Хәлиуллина һәм Ямбулат авылы башлангыч мәктәбе укытучысы Энҗе Насыйровалар куйды.

Тәмте-Мәтәскә авылында исә әлеге вазыйфаны яңа обелискны төзүдә башлап йөргән һәм үзләреннән зур өлеш керткән Илфат Камалиев белән Рамил Нигъмәтҗанов башкарды. Биредә узган тананада да район финанс палатасы рәисе Рәис Яхин, Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы Миңнәхмәт Вәлиуллин, җаваплылыгы чикләнгән “Таң” ширкәте вәкиле Атаулла Касыймов һәм Олы Мәтәскә урта мәктәбе директоры Марат Сөнгатуллин катнашты.

  Әйе, быел Тәмте - Мәтәскә халкы үз тырышлыгы һәм шушы авылдан чыгып, читтә гомер итүче авылдашларының матди ярдәме белән яңа обелискка тиенде. Бу авыл халкының чынга ашмый килгән күптәнге хыялы иде. Авыл халкы белән авылдашлардан тыш, биш йолдызлы обелискны сафка басытыруда Олы Мәтәскә авыл җирлеге белән җаваплылыгы чикләнгән “Таң” ширкәтенең финанс ярдәме тигән. Яңа обелиск авыл мәчете бакчасында урын алган. Һәр ике обелискта да сугышта катнашкан якташларыбызның исем-фамилияләре мәрмәр ташка уеп язылган. Ямбулат авылыннан сугышка  97 кеше китеп шуның 44 е, ә Тәмте-Мәтәскә авылыннан киткән 65 ир-егетнең 25 е кире әйләнеп кайтмаган.
Фәнил Гаязов.
Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев