Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Укучылар актив катнашты

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан үткәрелүче “Җиңү безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән районкүләм сәнгать фестивале төгәлләнеп килә.

1 февральдә башланып  киткән фестиваль концертлары авыл мәдәният йортларында һәм клубларында  зур оешканлык белән барды. Соңгы концертларның берсе 14 март көнне Үзәк авылы мәдәният йортында узды. 
Башкаларныкыннан аермалы буларак, бу концертта үзешчәннәрнең чыгышы видеофильм белән бергә үрелеп барды. Концертта аеруча Үзәк урта мәктәбе укучылары актив чыгыш ясады. Әлеге педколлектив тарафыннан  тәкъдим ителгән кулдан ясалган сугыш күренешләре дә зур игътибарга лаек. Бигрәк тә “Памфилов йорты”ында барган көрәш күренеше тәэсирле. 
Фестиваль концертын безгә күптән таныш Чулпан Зиннәттулина (җыр), Вероника Измайлова  (нәфис сүз), Елена Тарасова, Кристина Майсурадзе (җыр), Светлана Шигаева (нәфис сүз), “Асылташлар”, “Виктория” бию төркемнәре, “Чулпылар”, “Соловушка” вокаль ансамбльләре кебек аерым башкаручылар һәм коллективлар бизәде.
Концертта Сауш, Шармыш авыллары үзешчәннәре катнашмады диярлек. Әлеге җирлеккә Алга, Петровск авыллары керүен дә исәпкә алсак, концертны Үзәк урта мәктәбе укучылары, укытучылары белән авыл яшьләре генә башкарып чыгуын аңлавы авыр түгел. Биләмәсендә биш авыл урнашкан, аларда күпмилләтле, күпконфессияле халык яшәгән җирлектә күрсәтелгән тамашаның вакыт ягыннан да аз булуы күзгә ташланды. Биш елга бер тапкыр үткәрелә торган фестивальдә күбрәк үзешчәннәр җәлеп ителсә, бәлкем тамаша залы да мөмкин кадәр тулырак булыр иде. Фестивальнең темасы да, үткәрелү максаты да изге. Ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан үткәрелә ләбаса.
Фәнил Гаязов фоторепортажы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев