Теләче Информ

Укучылар да, әти-әниләр дә хөрмәтләнде

Бүген, ягъни 8 август көнне район Советының утырышлар залында республика, ил күләмендә үткәрелгән фән олимпиадаларында җиңү яулаган укучыларны һәм аларның әти-әниләрен хөрмәтләү тантанасы булып үтте.

Реклама

Җиңүчеләрне Теләче муниипаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, аның урынбасары Илнур Хәмидуллин һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова тәбрикләде. Укучыларга да, әти-әниләргә дә Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Фәнил Гаязов фотосы һәм тексты.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: