Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Уртага салып сөйләштеләр

Бүген, ягъни 25 май көнне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, эш бүлмәсендә җаваплылыклары чикләнгән Алан” һәм “Игенче” ширкәте базасында быел төзелә башлаячак заманча сөт саву комплексларын проектлаячак һәм төзиячәк оешма җитәкчеләре - җаваплылыгы чикләнгән “Инжиниринг” ширкәте җитәкчесе Сергей Торопов һәм җаваплылыгы чикләнгән “Сельстрой” ширкәте җитәкчесе Руслан Бәширов белән очрашты.

Сөйләшүдә югарыда телгә алынган хуҗалыкларның җитәкчеләре Хәбир Фәсхетдинов белән Рафис Яхин, ачык типтагы Россельхозбанк” акционерлык җәмгыятенең Теләче филиалы директоры Фәрхәд Борһанов, район җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисе Роман Трофимов һәм муниципаль район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге белгече Фаат Вәлиев катнашты. Очрашу барышында барлык мәсьләләрне уртага салып сөйләшенгәннән соң,килешү нигезендә  быел төзелә башлаячак объектларны проектлау эшләрен - 15 июньгә, проектлау эшләрен төрле ведомстволар аша рәсмиләштерүне - 10 июльгә тәмамлау, ә җир эшләрен - август урталарында башлау бурычы куелды.
Исегезгә төшереп узабыз,  җавплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте базасында - 1000, җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтендә - 600 баш савым сыерына исәпләнгән заманча сөт саву комплекслары төзеләчәк.
Фәннил Гаязов.
Автор фотолары. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев