Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Уңыш хезмәтне оештыруга бәйле

28 гыйнар көнне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов һәм район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ирек Нуруллин белән берлектә җаваплылыклары чикләнгән “Тукаш” һәм “Таң” ширкәтләрендә булды, терлекчелек торакларындагы һәм ремонт остаханәләрендәге эшнең барышы белән танышты.

Район җитәкчесе иң элек кышлату чоры өчен әзерләнгән терлек азыгының сакланышы, сыйфаты һәм аның ни дәрәҗәдә балансланган булуы, терлекләрнең физиологик халәтенә карап ашату тәртибе һәм яшь мал торакларындагы тормыш  белән танышты. Аны бигрәк тә “Чулпан” ширкәтенең  үзендә җитештерелүче терлек азыгының составы һәм сыйфаты кызыксындырды һәм аның тарафыннан зур хуплау тапты. Шунысы игътибарга лаек,  азык терлекләрнең төренә карап таратыла. Катнаш азык составында кукуруз да (Краснодар краеннан кайтарылган), көнбагыш калдыклары, барда, солы, арпа һәм төрле биоөстәмләр дә бар.  Бу көнне  “Чулпан” ширкәте терлек торакларында  Кукмара районыннан килгән терлекләрнең физиологик халәтен тикешерүче, буазлыгын һәм шул ук вакытта  кирәк булса дәвалау курсы да билгелүче  махсуслашкан төркем дә эшли иде. Әлеге төркем айга бер тапкыр биредә шундый тикшерү үткәрә икән.
 

Бу хакта тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев