Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ветеран җитәкчеләр хөрмәтләде

Бүген, ягъни 2 октябрь көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйган ветеран-җитәкчеләр белән очрашты.

Очрашу җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте базасында узды. Биредә ветеран-җитәкчеләр соңгы елларда ширкәттә алып барылган төзелешләр,   хуҗалык итү ысулына кертелгән яңалыклар белән таныштылар. Аларга күптән түгел Балыклы авылы янәшәсендә беренче нигез ташы салынган һәм  1000 баш савым сыерына исәпләнеп төзеләчәк һәм төзелеш эшләренең  гомуми бюджеты 467 миилион сум булган товарлыклы-сөтчелек комплексы төзелешен (инде биредә тулы куәткә җир эшләре алып барыла) һәм быел санаулы айлар эчендә төзелгән һәм гомуми төзелеш эшләренең гомуми суммасы 28 миллион сум тәшкил иткән  терлек азыгы әзерләү үзәге күрсәтелде.


Соңыннан, хөрмәтле ветеран җитәкчеләр, район җитәкчелеге белән берлектә чәй табыны артында гамьле әңгәмә корды. Бу уңайдан муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов:

-Беренчедән, илебездә Өлкәннәр декадасы бара. Икенчедән, көзге кояшлы, җылы һәм матур көндә бер күрешеп, әңгәмә корып утырасы килде. Үзегез дә күреп торасыз, табигатьтә “әбиләр чуагы” тантана итә. Искиткеч матур көннәр! Ләкин коры көннәрнең икенче бер ягы бар, туфракта дым көннән-көн кими бара. Җир белән турыдан-туры эшләгән кешеләр буларак сез моны бик яхшы беләсез. Киләсе ел уңышы өчен яңгырлар  бик кирәк. Өченчедән, аланлыларның кем килсә дә, үрнәк итеп күрсәтерлек күркәм эшләре дә бар. Бүгенге очрашудан, бер-берегез белән аралашудан яшәү көче, илһам алып, заман сулышын тоеп кайтып китәрсез дигән ышаныч бар, - дип белдерде.


Очрашу барышында озак еллар дәвамында  авыл хуҗалыгы өлкәсендә куйган намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен һәм 75 яшьлек юбилее уңаеннан озак еллар җитәкче урыннарда эшләгән Фәннүр Нургаян улы Сәхәбиев Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзларының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Аны иясенә муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов тапшырды. 
Фәнил Гаязов.
Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев