Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ветераннарга капка төбендә концерт күрсәттеләр

Район мәдәният йорты үзешчәннәре Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланга бәйрәм концерларын сугыш һәм хезмәт ветераннары яши торган йортларның капка төпләренә килеп куйды.

 Таҗлы вирустан саклану өчен илдә махсус режим кертелү сәбәпле, бу шулай эшләнде. Бүген, ягъни 9 май - Җиңү көнендә - ветераннарыбыз - Егоров Иван Иванович (Субаш авылыннан), Гарифулла  Гыйният улы Гобәйдуллин (Олы Нырсы авылыннан), Писарев Алексей Иванович (Олы Мирәтәк авылыннан), Сабирҗанова Таисия Павловна (Күкчә авылыннан) алдында район мәдәният йорты директоры Фирдәвес Нәгыймова җитәкчелегендә, республикабызның атказанган мәдәният хезмәткәрләре, җырчылар - Флүзә Галәвиева, Әлфия Поташова, Рафис Минһаҗевлар, Илсур Шәйдуллин, алып баручылар - Илһамия Нәҗметдинова белән Зөлфия Ибраһимовлар чыгыш ясады. Тавыш операторы Ирек Гайнуллин белән видеограф Илнур Вәлиуллин әлеге күркәм мизгелләрне тарихка кертеп калды.
Шунысы игътибарга лаек, ветераннар бәйрәм концертын балалары, оныклары һәм күршеләре белән бергә тамаша кылды. Аларның һәркайсы бәйрәм тамашасыннан канәгать калдылар, азактан, районыбыз җитәкчелегенә һәм район мәдәният йорты үзешчәннәренә ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.
Бүген, ягъни 9 май - Бөек Җиңү көнендә, капка төпләрендә үткән бәйрәм концертлары турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
Автор фотолары. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев