Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа елның тәүге җиңүе

14-15 февраль көннәрендә Биектауда “Биектау” спорт комплексында герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган көрәш бәйгесе булып үтте.

Узган гасырның алтмышынчы елларыннан бирле үткәрелеп килүче һәм Биектау районы тарафыннан өченче тапкыр уздырылган әлеге мәртәбәле турнирда барлыгы 51 командадан 415 көрәшче катнашты. Быелгы ярышның үзенчәлеге: ул Бөек Җиңүнең - 75 һәм ТАССРның 100 еллыгын каршыларга әзерләнгән көннәрдә үтте.
Шунысы игътибарга лаек, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына үткәрелә торган ярышлардагы кебек, Яңа елның тәүге ярышында да районыбыз ике команда белән чыгыш ясады. Һәм Теләче - 1 командасы узган елгы уңышын кабатлап, командалар ярышында беренче урынны яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Әлмәт һәм Зәй районнары командалары бүлеште. Ә биш көрәшчебез мактаулы чемпион исеменә лаек булды. Алар: 70 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында бил алышкан Динар Кәримуллин, 75 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында көрәшкән Артур Зөлкәрнәев,  80 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында көч сынашкан Ренас Кәлимуллин, 85 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында көрәшкән Ранис Галимуллин һәм 130 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында бил алышкан Муса Галләмовлар. Шулай ук әлеге җиңүдә Теләче - 1 командасы составында чыгыш ясаган көрәшчеләребез Фирзәр Гыйниятуллин, Шамил Локманов, Илдар Гыйниятуллин, Рамил Мөхәммәтов, Раил Мараковларның, команда вәкилләре Айрат Фәтхуллин, Зөлфәт Ибраһимов, Илдар Мараков, Рафис Мөбәрәкшин һәм хөкемдар Алмаз Сафиннарның  өлеше гаять зур булды. Котлыйбыз!
Моннан тыш, республикабызның йөзек кашы булган “Ватаным Татарстан” газетасы тарафыннан ярты гасырдан артык үткәрелеп килүче традицион ярышта Теләче - 2 командасы  да уңышлы чыгыш ясады. Бу команда өчен чыгыш ясаган көрәшчеләребез беренче һәм икенче әйләнеш алышларын лаеклы үткәрде.
Ярышларны ачу тантанасында  республика күләмендә үткәрелгән көрәш ярышлары нәтиҗәләре буенча районнар арасындагы рейтингта Әлмәт муниципаль район командасыннан азга гына калышып,  икенче урынны яулаган Теләче муниципаль районы Татарстан Республикасы Көрәш федерациясенең II дәрәҗә Дипломы белән бүләкләнде. Аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе  Президенты Марат Әхмәтов белән Татарстан Республикасы Спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов кулыннан муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов кабул итеп алды. Шулай ук чарада  районыбыз җыелма командасы әгъзасы, “Олимп” яшьләр үзәге җитәкчесе Ренас Кәлимуллин - “2019 елның иң нәтиҗәле чыгыш ясаган көрәшчесе”, хезмәттәшебез, “Теләче” газетасы журналисты Фәнил Нигъмәтҗанов массакүләм-мәгълүмат чараларында милли көрәшне актив яктыртучы журналист буларак билгеләп үтелде. Алар да Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе Президенты тарафыннан имзаланган Диплом белән бүләкләнделәр.
Фәнил Гаязов.
Фоторәсем Интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев