Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа елның тәүге ярышы

Бүген, ягъни 11 гыйнвар көнне, ТАССРНың 100 еллыгы уңаеннан Теләче чаңгы базасында укучы балалар һәм яшьләр, оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләр һәм авыл җирлекләрендә яшәүчеләр арасында район беренчелегенә чаңгы ярышы булып үтте.

Иң элек чаңгычыларны ярышларны ачу тантанасында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов сәламләде һәм имин узышлар теләде. Шунысы иъгтибарга лаек, әлеге бәйге быелгы чаңгы шуу сезонының тәүге ярышы иде. Ник дигәндә, быел кар соң яву сәбәпле,  спортчылар, чаңгыда шуарга яратучылар чаңгыга Яңа ел бәйрәмнәреннән соң гына баса алды.

- Соң булса да уң булсын диелә халкыбыз мәкалендә. Чаңгы шуарга беркайчан да соң түгел. Алда безне әле озын кыш көтә. Барыгызны да яңа сезонның тәүге ярышы белән ихлас котлап, кышны чаңгыда, тимераякта, чанада шуып, кышны актив тормыш белән үткәрүегезне теләп калам. Саф һава һәм хәрәкәт – үзе сәламәтлек, бүген урамда гаҗәеп матур көн хакимлек итә. Чаңгы шуа торган гына көн! Барыбыз да чаңгыда шуып, шушы кояшлы, җылы  көннең рәхәтен, ләззәтен татып калыйк! Дөрес, бу ярышта барыбыз да призлы урын яуламас. Алар санаулы гына. Әмма үзегезне җиңеп, чаңгыга басуыгыз үзе җиңү инде! – дип белдерде район җитәкчесе үзенең кереш сүзендә.

Әүвәл чаңгы юлында укучы балалар һәм яшьләр көч сынашса, аннары, өлкән, урта буын кешеләре, яшьләр узышты. Ярышта район газ хуҗалыгы, район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре, Теләче урта мәктәбе педколлективы аеруча активлык күрсәтте.

Яңа елда түге тапкыр үткәрелгән чаңгы ярышы турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев