Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа клубта - тәүге концерт

Бүген, ягьни, 1 декбарь көнне районыбызның Югары Мәтәскә авылында тантаналы шартларда республика программасы нигезендә 50 тамашачыга исәпләнеп төзелгән яңа клуб ачылды.

Югары Мәтәскә халкының әлеге шатлыгын муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова уртаклашты. Алар икесе дә мәтәсклеләрне әлеге куанычлы чара һәм кышның беренче көне белән котлап иң изге теләкләрен әйттеләр. 
Авыл халкының республика, район җитәкчелегенә булган рәхмәт сүзен Югары Мәтәскә авылы клубы мөдире, республикабызның атказанган мәдәният хезмәткәре Сәрия Гарипова ирештереде. Клуб төзелешендә актив катнашкан төзүчеләргә, авыл халкына Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгының Рәхмәт хатларын җирлек башлыгы Миңнәхмәт Вәлиуллин  тапшырды. 
Исегезгә төшерәбез, әлеге үзе якты, үзе җылы һәм чиста-пөхтә  объектны авыл халкына  җаваплылыгы чикләнгән “Колос” ширкәте төзүчеләре төзеп бирде.
Азактан яңа ачылган клуб сәхнәсендә район мәдәният йорты һәм Олы Мәтәскә авыл җирлеге үзешчәннәре тарафыннан тәүге концерт күрсәтелде.
Чара турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе санынна укып белә аласыз. 
Фәнил Нигъмәтҗанов. 
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев