Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа спорт мәйданчыгы ачылды

Бүген, ягъни 4 август көнне, районыбызның Балыклы авылында тантаналы шартларда яңа спорт мәйданчыгы ачылды.

Тантаналы чарага  районыбыз җитәкчеләре, авылның олысы да, кечесе дә килгән иде. Балыклы башлангыч мәктәбе янәшәсендә республика программасы нигезендә төзелгән яңа мәйданчыкта авыл яшьләренә, балаларга спортның волейбол, баскетбол кебек төрләре белән шөгыльләнер өчен тулы мөмкинлекләр тудырылган. 


Бәйрәмне кереш сүз белән Алан авыл җирлеге башлыгы Булат Хәсәнов ачып җибәрде. Тантаналы чыгышлардан соң яңа мәйданчыкта “Алан” белән “Балыклы” баскетбол командалары арасында тәүге иптәшләрчә очрашу үткәрелде.  


Балыклы авылында яңа спорт мәйданчыгы ачылу тантанасы турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев