Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа сулыш өрәләр

Республика программасы кысаларында үзенең икенче яшьлеген кичерүче мәдәният учагы тиздән танымаслык булып үзгәрәчәк.

 Быел да республикабызда мөһим социаль объектлар, торак, юллар, авыл хуҗалыгы объектлары төзү, капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләүне күздә тоткан программалар эшли.

Бу программалар безнең районда да гамәлдә. Районда 29 авыл клубы һәм мәдәният йорты бар. 2012 елдан башлап, республика программасы нигезендә 8 яңа клуб төзелгән, 9ына капиталь ремонт үткәрелгән. Сауш авылы мәдәният йортына капиталь ремонт үткәрелүе шуның ачык мисалы. 1984 елда төзелгән Сауш авылы мәдәният йортында бер тапкыр да капиталь ремонт ясалмаган була.

Авыл клубы ремонтына 12 млн. сум акча каралган. Республика программасы кысаларында үзенең икенче яшьлеген кичерүче мәдәният учагы тиздән танымаслык булып үзгәрәчәк. Төзүчеләр кулы тимәгән бер генә почмагы да калмый аның. Бинаның тышкы ягы көлеп, әллә каян үзенә җәлеп итеп тора.

Аны төзүчеләр металл сайдинг белән төргән. Без барган көнне клуб мөдире җитәкчелегендә саушлылар кирәк булмаган төзелеш калдыкларын җыю белән мәшгуль иде. “Колос” оешмасы прорабы Рафил Гатиятуллин әйтүенчә, һәр эш үз тәртибе белән эшләнә. “Тәрәзәләр пластикка алыштырылды, түбәсе калай белән ябылды, канализация, су системасы эшләнде. Агач идән сүтелеп, бетон белән катырылып, плитка җәелде. Кул тимәгән бер генә урын да калмады, уңайлы итеп эшләнде”, - диде ул.

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев