Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа технологияләр - заман таләбе

Бүген, ягъни 18 март көнне, җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте базасында крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында семинар-киңәшмә булып үтте.

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә узган киңәшмәнең пленар өлешендә фермерларга күптән түгел әлеге хуҗалык базасында файдалануга тапшырылган терлек азыгы әзерләү үзәге күрсәтелде һәм биредән терлек азыгы сатып алып бер төрле ашатуга күчәргә тәкъдим ителде. “Бүген беркадәр сәер тәкъдим, чынга ашмас эш булып кабул ителсә дә, әкренләп барыбыз да шуңа күчәчәкбез. Кайберәүләр моңа иртәрәк алыначак, икенчеләребез тартылылып сузылып йөрергә мөмкин. Яңалыкны кабул итү һәрвакыт авыр. Әмма ул гамәлгә кергәч, күңелегездәге бүгенге каршылыклар, икеләнүләр күңелле истәлек кенә булып калачак. Бу - заман таләбе”, -  дип белдерде район җитәкчесе. Җаваплылыгы чикләншгән “Игенче” ширкәтендәге үзгәреш һәм яңарышлар белән ширкәт җитәкчесе Рафис Яхин таныштырды. 
Семинар-киңәшмәнең пленар өлеше Казаклар авылы клубында узды. Биредә крестьян-фермер хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеге нисбәтеннән әлеге кампаниягә тиешле микъдарда ашлама, сыйфатлы симәнә туплау, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителеш, машина-трактор һәм тагылма  машиналарның төзеклеге мәсьәләләре калку күтәрелде. Әлеге көн тәртипләре буенча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш консультанты Илфар Баев, ”Россельхозцентр”ның район бүлеге җитәкчесе Илдар Галиәхмәтов һәм “Гостехнадзор” дәүләт инспекциясенең район бүлеге җитәкчесе Хәмит Нәзиров чыгыш ясады.
Семинар - киңәшмәдә шулай ук район фермерлары ассоциациясенең яңа идарә составы һәм рәисе сайланды. Аны алга таба да Олы Мәтәскә авылы фермеры, шул ук вакытта “Йолдыз” кооперативы җитәкчесе дә булган Рәфыйк Сәләхиев җитәкләячәк.
Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте базасында узган семинар-киңәшмә турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укырга мөмкин. 
Фәнил Гаязов.  
Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев