Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа төзелгән тартмада – тәүге уен

Бүген, ягъни 12 гыйнвар көнне Баландыш авылында яңа төзелгән хоккей тартмасын ачу тантанасы булып үтте.

Баландашлыларның әлеге куанычлы мизгелләрен муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов  белән аның ярдәмчеләре дә уртаклашты. Ул авыл халкына изге теләкләрен җиткереп, әлеге җирлектә дә башка җирлекләрдәге кебек спортның хокеей төре үсеш алуына зур ышаныч белдерде.
Шушы уңайдан яңа төзелгән хоккей тартмасында Баландыш авылы җирлеге Кубогына хоккей ярышы үткәрелде. Ярышта Баландыш, Тиләҗе, Иске Җөри һәм Айдар авылы командалары көч сынашты.  Көн буе дәвам иткән киеренке һәм мавыктыргыч  ярышта Тиләҗе авылы командасы чемпион исемен яулады. Икенче һәм ученче урыннарга Айдар һәм Иске Җөри авылы командалары лаек булды. Дүртенче урында – баландыш авылы командасы.
 Уеннар тәмам булгач, Баландыш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшин тарафыннан  җиңүче командаларга Мактау грамоталары һәм акчалата премияләр тапшырылды. Беренче урынны яулаган Тиләҗе авылы  егетләре ярыштан Кубок белән кайтып китте. Ә Баландыш командасына  тәүге ярышта зур оешканлык күрсәткәннәре өчен  авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшин тарафыннан тәкә бүләк ителде.
Фәнил Гязов.
Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев