Яңгырады моңлы азан
“Кош оясы кадәр генә мәчет төзеткән кешене дә Аллаһы Тәгалә җәннәтле итәр” - диелә бер хәдистә.
Мәхәллә халкының иман йортына йөрүе, аны буш тотмавы, җомга намазларына җыелуы - икенче зур игелек. Мәчетен буш тотмаган халык үзенә-үзе ярдәм итә бит. “Мөселман кешесе тәһарәт алып, гыйбадәт кылу нияте белән иман йортына юл алса, бу кешегә мәчеткә кергәнче һәр адымы өчен изгелек язылыр, гөнаһысы кимер”, - диелә хәдистә.
Күптән түгел Югары Кибәхуҗа авылында матур вакыйга булды. Ремонттан соң мәчет кабат үз ишекләрен ачты. Бәйрәм тантанасында җирлек авылларында яшәүчеләр һәм читтәге якташлар катнашты. Шундыйларның берсе Гөлчирә Каюмова: “Казаннан махсус мәчет ачылу тантанасына кайттым. Изге күңелле эшмәкәрләр көче белән мәчетебез яңарды.
Аларга рәхмәттән башка сүз юк. Безнең авылларны усал дисәләр дә, кешеләре бик мәрхәмәтле”, - диде ул. Бәйрәмгә килүче өлкән яшьтәге әбиләр хәтерләре аша, үткәннәргә әйләнеп кайтты.
Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев