Яңгырлы көндә
13 август көнне җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәте базасында семинар-киңәшмә булып үтте.
Район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә узган һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, зооветеринария белгечләре, агрономнар, инженерлар һәм икътисадчылар чакырулы булган киңәшмәдә сүз урып-җыю, көзге кыр эшләренең барышы турында барды, июль аенда терлекчелек өлкәсендә куелган хезмәткә нәтиҗә ясалды.
Әлегедәй көнүзәк темаларны яктыртып, киңәшмәнең авыл мәдәният йортында узган пленар өлешендә, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов чыгыш ясады.
Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.
Фәнил Нигъмәтҗанова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев