Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яхшылык эшлик!

Яхшылыкның мәгънәсе нидә?

Минемчә, кылган изге, мәрхәмәтле, шәфкатьле гамәлләреңдә. Тагын бер-береңә ярдәмгә килергә әзер булудадыр, мөгаен. Ә яхшылык эшләргә беркайчан да соң түгел. “Яхшылык җирдә ятмый” дигән гыйбарә яши.  Бүген илебездә килеп чыккан пандемия чорында  янәшәбездә ярдәмгә мохтаҗ булганнарны күрә, аларга кулдан килгәнчә ярдәм итү аеруча мөһим.   Райондашларыбыз арасында да изге күңелле кешеләр байтак.  21 апрель көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов һәм районда үзенең изге гамәлләре белән һәр кешегә таныш булган эшмәкәр, химияче  Хәмит Хәкимов күчтәнәчләр алып Иске Җөри авылында урнашкан  гаилә йортына  җибәрде. Биредә яшәүче 15 бала  кулларына күчтәнәч тулы пакетларны алгач, сөенүләрен яшермәде. Алар чын күңелдән рәхмәт әйтте.   Казан мэры Илсур Метшин да үзенең туган көнендә әлеге балаларга планшетлар, кәрәзле телефоннар һәм велосипедлар җибәрде.  Бу көнне ул  видеоэлемтә аша  балалар белән аралышты. “Әлеге планшетлар сезгә белем алуда ярдәм итәр. Бүләкләр сезгә ошагач бик  шатмын,  кешегә игелек кылу, күңелгә тынычлык бирә.  Үсеп җиткәч, сездә шундый яхшы гамәлләр эшләрсез”,-диде ул.  Балаларны тәрбиягә алган әниләре Мәликә ханым Гильметдинова: “Рамазан ае башланган көндә балаларга күңелле мизгелләр бүләк иткәннәре өчен зур рәхмәт. Эшләрендә зур уңышлар”,-диде ул. Уйлардан яктылык туа, ә яктылыктан – яхшылык.  Кулыбыздан килгәнчә, яхшы гамәл кылыйк. Яхшы эшләр  тормышыбызны күркәм итә. Хөрмәтле райондашларыбыз сездә әлегедәй мәрхәмәтле эшләргә кушыла аласыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X