Җәяүле язмыш
Язмамның баш исеме итеп, әлеге эпик-лирик сүзтезмәне алуым тикмәгә түгел.
Героем үзенең хезмәттә һәм тормышта яулаган дан-дәрәҗәләренә, кадер-хөрмәтенә фидакарь хезмәтеннән тыш, җәяүле сукмаклар аша да килә. Ул аны үзе зур бәхет дип саный. “Күпләр ирешелгәннең рәхәтен дә тоймаска мөмкин. Бу үзе бер тормыш мәктәбе, үзе бер фәлсәфә”, - ди ул. Аңа - Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, Казан дәүләт университетында белем алган, армия хезмәтен дә үз җилкәсендә татыган егеткә күрше “Уңыш” колхозында хисапчы һәм экономист булып эшләгәндә аеруча җәяү һәм җигүле ат белән күп йөрергә туры килә. Әлеге елларны зарланып искә алмый ул, киресенчә, туган авылы Югары Кибәхуҗа һәм Олы Кибәхуҗа, Кече Кибәхуҗа һәм Казаклар авыллары халкы белән көн дә очрашып, хәл белеп аралашуны үзен тормышка, җитәкче тормышына әзерлек чоры дип саный. Ул чакта “Уңыш” хуҗалыгы җитәкчесе булып эшләгән Мөхәммәтданил Фазлыев әйтүенчә, яшь белгеч Ралиф Хәниф улының колхозның икътисадый хәлен, колхозчыларның тормыш-көнкүрешен яхшыртуда өлеше гаять зур була. Ул чакта барлык идарә карарлары аның тарафыннан язылып, үтәлеше дә аның тарафыннан контрольдә тотыла. Хуҗалык исәбенә башкарылган төзелеш эшләре белән бәйле барлык финанс операцияләрен ул зур төгәллек һәм осталык белән башкарган.
Бу хакта тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев