Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ярдәм иттеләр

Бүгенге вәзгыять чорында тормышта авыр хәлдә калган кешеләргә аеруча кыен.

Изге күңелле кешеләрнең ярдәме турында бу көннәрдә аз язылмый, сөйләнми. Шушы көннәрдә районга республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафинның шәхси инициативасы һәм аның акчасына җиләк-җимеш һәм ризык тутырылган пакетлар кайтты. Әлеге пакетлар авыр хәлдә калган райондашларыбызга тапшырылды. Күчтәнәчләр җыелмасында татар һәм рус телләрендә язылган әкиятләр китабы, балалар өчен тәм-томнар да бар иде. Сабыйлар, әтиәниләр моның өчен министр Ленар Сафинга зур рәхмәтле булып калды. Күчтәнәч тулы пакетларны Теләче авылында министрлыкның оештыру үсеше бүлеге башлыгы Луиза Хәкимова тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев