Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ярдәм янәшәдә

«Ярдәм янәшә!» акциясе кысаларында Татарстанда 55 мең мохтаҗ гаиләгә барлыгы 220 мең азык-төлек җыелмасы өләшенәчәк. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткән иде.

Аның сүзләренчә, 55 мең гаиләгә ризык җыелмалары ике ай дәвамында дүрт тапкыр биреләчәк. Бу 200 йөк машинасы, 50 вагон ризык дигән сүз, ди ул.

Районда мондый җыелма 221 гаиләгә бирелә. Әлеге пакетларны керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк, 8 яшьтән олырак балалары булган гаиләләр,  шулай ук ялгыз яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк, керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк  Моннан тыш, азык-төлек җыелмасы аз керемле гаиләдә (ата-ананың берсе алимент түләми) тәрбияләнүче балаларга, опека һәм попечительлек вазифаларын бушлай башкаручы гаиләләргә  тапшырыла. Шулай ук азык-төлек җыелмаларын коронавирус вазгыяте шартларында зыян күргән эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр гаиләләре, шулай ук түбән керемле гаиләләрнең балалары алачак.

Теләче авыл җирлегендә әлеге пакетларны ияләренә район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов һәм Теләче   авыл  җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Мараков һәм волонтерлар тапшырды.  Өч бала әнисе булган Ләйсән Фомина, ике баласының яраткан әнисе булган Лилия Сәлахова  азык-төлек  җыелмасын тапшырган җитәкчеләргә олы рәхмәтләрен җиткерделәр.   Татьяна Миронова да пакетларны кулына алгач сөенүен яшермәде. “Бу хакта зәңгәр экраннар аша ишеткән идем. Безгә дә аны  бүген тапшырдылар. Өч бала үстерәбез. Безгә ике тартма азык-төлек җыелмасы бирделәр.  Әлеге акцияне оештыручыларга олы рәхмәтлебез”,-диде.  Гөлгенә Шәвәлиева да “Ярдәм янәшә” акциясен оештыручы республика һәм район җитәкчеләренә чиксез рәхмәтләрен җиткерергә кушты.

Дөрестән дә әлеге акция бик күпләргә сөенечле мизгелләр бүләк итте. Азык-төлек тутырылган  тартмалар күтәреп кергән волонтерларга һәркем рәхмәтле булып калды. Бүгенге хөрмәт  ялгыз яшәүче өлкәннәр өчен  дә көтелмәгән вакыйга булды.  Алар азык-төлек пакеты өчен ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, игелекле кешеләргә рәхмәтләрен укыдылар."Бу авыр ситуациядә бүләктән бигрәк игътибары кыйммәт безнең өчен",- диде тормышның ачысын-төчесен татыган өлкәннәребез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев