Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Язын чәчсәң, сазга чәч

Авыл кешесенә язгы кыр эшләрен быел аеруча кыен шартларда башкарырга туры килә.

Алдагы еллар белән чагыштырганда яз бер ай алдан килеп, сабан чәчүе ике атна алда башланса да, быелгы яз чамадан тыш явымлы һава торышы белән истә калыр, мөгаен. Өстәвенә, игенче-механизаторларга язгы кыр эшләрен, таҗлы вирустан саклану өчен кертелгән махсус режим шартларында башкарырга туры килә. Хәер, начар һава торышы булмый, аңа алдан аяк киенә белергә генә кирәк. Көн туу белән үзгәргән, явымлы һава торышында да эшне дөрес оештыручы хуҗалыклар юк түгел.

Моның ачык мисалын без, 27 апрель көнне, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте басуларында күрдек. Алар бу көнгә күпъеллык үләннәрне, көзге культураларны тырмалау һәм тукландыру, дым каплату эшләрен тәмамлап, төштән соң 2020 елның сабан чәчүенә керешкән иде. Без килгәндә куәтле “Джон Дир” тракторында эшләүче игенче-механизаторлар Зөфәр Шәйхетдинов, аның ярдәмчесе Шамил Фазуллин һәм МТЗ-82 тракторы белән кырга ашлама чыгаручы Илнур Вафин 89 гектарлы солы басуында “заправка” вакытында очраштык . Әлеге мәйданны эшкәрткәндә, гектарына 2 центнер исәбеннән аммиак селитрасы керткән булганнар. Хәзер исә гектарына 1,5 центнер исәбеннән катлаулы ашлама кертеп чәчәләр.

 

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.

 

Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев