Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җәйдән көзгә күчкән мәлдә

15 сентябрь көнне, район Советының утырышлар залында терлекчелек буенча 8 айлык эш нәтиҗәләрен, көзге кыр эшләрен барышын анализлауга багышланган киңәшмә булып үтте.

Район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов рәислегендә узган киңәшмәгә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, зооветеринария белгечләре, икътисадчылар, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары чакырулы иде. 


Киңәшмәдә район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов сүз башлап, терлекчелектә, көзге кыр эшләренең барышына тирән анализ ясады, алда торган чараларны барлап, аларны оешкан төстә үткәрү бурычын куйды. Хуҗалыкларның терлекчелек буенча 8 айлык эш нәтиҗәләре белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов таныштырды. Урыннарда терлекләрнең, аеруча яшь терлекләрнең сакланышына үз бәясен район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов бирде. Киңәшмәдә җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәте үрнәгендә терлекчелек тармагын цифрлаштыру мәсьәләләре дә калку күтәрелде. 

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.
Фәнил Нигъмәтҗанов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев