Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Югалтуларсыз җыеп алырга кирәк!”

Атна башыннан кабат районыбыз басу-кырларында тулы куәткә урып-җыю эшләре дәвам итте.

Игенче-механизаторлар алны-ялны белми кырда эшли. Яңгырлар явып үткәнгә, эш берничә көнгә тукталып торган иде. Һәр аяз көн, һәр сәгать кадерле - булган уңышны югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Ә быел уңыш чынлап та яхшы.

Мисал өчен, 5 август көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән без булган җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтендә дә бу шулай. Биредә уртача иген чыгышы бер гектарга 38, 2 центнер тәшкил итә. Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтендә бу күрсәткеч - 36,7, “Агролак” ширкәтендә - 35,8 центнер. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 6 августка алынган мәгълүматларга караганда, әлеге ширкәт игенчеләре барлык иген мәйданнарының 20%ын җыеп алырга өлгергән инде. Җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәтендә бу күрсәткеч - 28%, җаваплылыгы чикләнгән “Теләче Агро” ширкәтенең Үзәк бүлекчәсендә 24%. Тырыш, фидакарь хезмәтнең әҗере дә булмый калмас. Чөнки, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы быел да, традицион рәвештә, иң күп икмәк суктыручы комбайнчылар арасында бәйге игълан итте. Татарстанда иң яхшы комбайнчыларны акчалата бүләкләү өчен 200 грант карала. Республика бәйгесеннән тыш, иң уңган игенче-механизаторлар район күләмендә дә билгеләп үтеләчәк.

Республика күләмендә үткәрелгән бәйгенең ике тапкыр җиңүчесе булган Ренат Гатауллин белән без Балыклы авылы янәшәсендәге 72 гектарлы көзге бодай басуында очраштык. Уракка алар 28 июль көнне төшкәннәр. Шул дәвердә алар 200 гектарда - борчак, 30 гектарда - арыш, 88 гектарда - көзге бодай культураларын суктырып алырга өлгергәннәр. Борчак уңышы һәр гектарга - 25, арыш белән көзге бодайныкы - 52 шәр центнер тәшкил иткән. - Утыз дүртенче урагымны башлап җибәрдем. Быел да улым Ленур белән бергә эшлибез. Иген уңышы начар түгел, шуңа да күтәренке кәеф белән, бер-беребез белән ярыша-ярыша эшлибез. Аеруча көзге культуралар мул булып уңган. Безгә җитештерүчән хезмәт белән эшләр өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Бункер тулып машина көтеп торганыбыз юк. Ашлык ташучы машиналар ындыр табагы белән ике арада бертуктаусыз йөреп торалар. Быел да сынатмабыз, хезмәттәшләрем - комбайнчылар Илһам Мөҗипов (ярдәмчесе Линаз Рәхимҗанов), Ринат Гарипов (ярдәмчесе улы Илзир) һәм Марат Вәлиуллин (ярдәмчесе Фәнзил Хәбибуллин) белән берлектә, алдагы еллардагы күркәм хезмәт үрнәген кабатларбыз дип уйлыйм. Булган уңышны югалтуларсыз җыеп алырга кирәк, - диде ул быелгы уракның үзенчәлеге турында.

 

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.
Фәнил Нигъмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев