Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары сәнгать

16 сентябрь көнне район Балалар сәнгать мәктәбендә Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле педагоглары бирегә түгәрәкләргә йөрүче балаларга, аларның җитәкчеләренә, әти-әниләренә осталык дәресләре күрсәттеләр.

Бу көнне алар өчен хор төркеменең җитәкчесе, республикабызның атказанган сәнгать эшлеклесе Нияз Гәрәев, бию төркеме солистлары, республикабызның атказанган артистлары Айгөл Кыямова белән Раил Галиев,  халык уен кораллары оркестры артистлары - скрипкачы Гайса Монсыйпов, домрачы Гульзар Сәлимова, курай, кларнет һәм саксафон кебек тынлы уен коралларында уйнаучы Оксана Лядова, баянчы Марсель Вахитов эшләде.


Азактан, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары тарафыннан балалар өчен җыйнак, кыска, әмма бик матур концерт программасы күрсәтелде. Яшь тамашачылар кала артистларына ихлас алкышларын кызганмадылар.
 

Шушы ук көнне, кич белән, милли сәнгатебезнең  иң гүзәл һәм үрнәкләрен генә пропагандалаучы, данлыклы ансамбль Сауш авылында республика программасы нигезендә төзекләндерелгән мәдәният йортында зур концерт күрсәтте...

Тулырак "Теләче" гаезатсыннан укый аласыз.
Фәнил Нигъмәтҗанов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев