Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Юность” – чемпион!

Бүген, ягъни ТАССР оешуга йөз ел уңаеннан Теләче авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе кубогына хоккей ярышлары булып үтте. Анда Иске Җөри, Тиләҗе, Югары Кибәхуҗа, Теләче, “Юность”(Теләче), Шәтке, Олы Мәтәскә авыларыннан килгән командалар көч сынашты.

 Көн буе дәвам иткән киеренке ярышта чемпион исеменә “Юность” (Теләче) командасы лаек булды.  Икенче урында - Шәткенең легендар “Гром” командасы. Өченче һәм дүртенче  урыннарны Иске Җөри авылы командасы белән Олы Мәтәскә командасы  командалары бүлеште. Турнирны ачу һәм ябу тантаналарында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов катнашты һәм хоккейчыларыбызны сәламләп чыгыш ясады. Азактан ул җиңүче командаларны бүләкләде.
Фәнил Гаязов. 
Автор фотолары. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев